Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда балалар театр фестивале узды

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында якташыбыз Фәнис Яруллинның әсәрләре буенча «Йолдызлар эзлибез» балалар театр фестиваленең йомгаклау туры узды. Әлеге матур чараны туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырган.

Фәнис Яруллинның “Ак яфрак”, “Кояштагы тап”, “Сабантуй” һәм башка әсәрләре сәхнә түрен бизәде. Берсеннән-берсе күркәм коллективлар якташыбызның әсәрләрен һәрберсе үзенчәлекле итеп сәхнәләштерде.

Туган якны өйрәнү музее Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендә чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән проектлар конкурсында катнашты һәм грант отты. Әлеге театр фестивале кысаларында балалар бакчалары, район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән балалар тамашачылар хөкеменә татар, рус, удмурт, чуаш телләрендә 10 спектакль тәкъдим иттеләр.

Проектның «Театр музейдан башлана» дип исемләнгән бер этабында  катнашучы коллективлар Кызылъяр авылына барып Фәнис Яруллинның музей-йортында булып һәм шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында якыннанрак танышырга тиеш булганнар. Проект кысаларында 500дән артык бала музей-йортта булды. 21 коллектив фестивальнең онлайн-турында катнашкан. Йомгаклау турына исә барлыгы 10 коллектив чакырылган иде.

Фестиваль азагында җиңүчеләр билгеләнде. Гран-прига Татар Кандызы авылы мәктәбе укучылары лаек булды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ