Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда авыл экологиясе яхшырачак

Кырым-Сарай авылында канализация системасын тулысынча алыштырып, чистарту корылмасы төзү эшләре бара.

Кырым-Сарайда канализация суларын утильләштерү проблемасы бик кискен тора. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр инде күп еллар гражданнар җыеннарында бу проблеманы күтәрделәр. Авылда шундый сигез йорт бар. Канализация суларын утильләштерү картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт җитәкчелеге өчен дә проблемалы мәсьәлә булды. Халыкның гозерләрен район җитәкчелеге ишетте һәм республика җитәкчелегенә җиткерде. Һәм Кырым-Сарай авылын Татарстанның торак пунктларында су чыгару системаларын модернизацияләү программасына кертү турында карар кабул ителде. 2018 елда проект-тикшеренү эшләре үткәрелде, быел чистарту корылмалары төзелә башлады инде.

Кырым-Сарай авылында төзелеш урынында булып, подрядчы оешма мастеры Илсур Гайнетдинов белән аралаштык.

Интернат-йорттан башлап чистарту корылмасына кадәр канализациянең яңа линиясен суздык. Линиягә интернат-йорт, мәктәп һәм күп фатирлы барлык йортлар да тоташтырылачак, – ди ул. – Хәзерге вакытта чистарту корылмалары урнаштырылачак урында төзелеш эшләре алып барабыз. Кичә бетон нигез салынды. Әлегә бетонның ныклык туплавын көтәбез. Аннары резервуарлар алып кайтабыз һәм монтажлыйбыз.

Чистарту корылмасын Кырым елгасыннан ерак түгел авыл читендә төзиләр. Шунда ук хезмәт күрсәтүче персонал өчен бина да төзеләчәк. Сүз уңаеннан, чистарту корылмасын төзү нәтиҗәсендә авылда ике яңа эш урыны барлыкка килергә тиеш.

– Авыл халкы шатлана, ди Кырым Сарай авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов. – Калдык суларны утильләштерү озак еллар дәвамында безнең барыбыз өчен дә авыр мәсьәлә булды. Күп еллар элек төзелгән шамбо һәм канализация челтәрләре нык тузган, хезмәт күрсәтүче оешмаларга боларның барысын да тәртиптә тоту кыен иде. Подрядчы оешма әлегә үз вазыйфаларын намус белән башкара. Яңа канализация линиясе сузганда, асфальт катламына һәм башка корылмаларга зыян китермичә, пөхтә эшләргә тырыштылар. Чистарту корылмасы төзү урынына кадәр вак таш салып, юл салдылар. Авыл территориясендә 56 канализация коесы ясалды. Пөхтә, намус белән эшлиләр. Халык моны күрә, алар бик канәгать.

Подрядчы оешма вәкиле сүзләренә караганда, авыл эчендә бер урында куст насос станциясе төзекләндереләчәк. Эш шунда ки, йортларның берсе канализация челтәреннән түбәнрәк урнашкан, әлеге йорттан килүче канализаөия суларын насос кудырачак.

Авыл урамында безгә очраган кырымсарайлыларның да әлеге вакыйгалар турындагы фикерләрен белергә булдык.

Бу безнең өчен шатлык, – дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты пенсионер Лидия Моргачева. – Кырык ел монда берни дә эшләнмәде. Канализация системасы черегән иде. Эшләрне башкару өчен безгә республика бюджетыннан акча бүлеп бирүләре өчен рәхмәт. Җирлек башлыгыбыз бик яхшы эшли, проблемаларны хәл итә белә. Район җитәкчелеге кайгыртуыннан башка да, мондый эшләр эшләнмәс иде. Шатланабыз. Төзелеш эшләре вакытында пычрак булса да, аның каравы бездә бөтен череклекләрне чистарттылар. Җәй көне миңа Самарадан һәм Саратовтан кунаклар килде, алар авылыбызның төзеклегенә гаҗәпләнделәр. Бездә халык актив, һәр ел саен язын бергәләп өмәләргә чыгабыз, җәен дә чисталыкны сакларга тырышабыз. Без үзебез дә актив һәм безгә район белән республика да ярдәм итә. Бүген менә 2020 елда безнең авыл клубын ремонтлаячакларын белдем. Күрәсезме, бездә барысы да ничек яхшы. Проблемалар хәл ителә.

– Чистарту корылмасы эшли башлагач, Кырым елгасының торышы яхшырыр дип өметләнәм, – диде икенче әңгәмәдәшебез Иван Алехин. – Вакыт-вакыт канализация тыгылып, җиргә түгелгән пычрак суның елгага эләккәне сер түгел бит. Шуңадыр, елгабызда балык юк. Елгага бары тик чистартылган су гына агып төшсә, балык барлыкка килер дип уйлыйм. Бу канализация белән даими интектек. Коелар инде ташландык, тыгылган иде. Миңа шуларны чистартуда еш ярдәм итәргә туры килде. Трос белән чистарта идек. Бездә санитар-гигиена торышы начар иде. Чистарту корылмасын файдалануга тапшыру белән, авылда экологик хәл яхшырыр, дип ышанам.

Кадрия Гыймазова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев