Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда автоледи сайладылар

Бүген Баулыда машина йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2018" бәйгесе узды.

Бәйгедә катнашу өчен унга якын хатын-кыз теләк белдергән булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аларның дүртесе генә катнашты.

- "Автоледи"да катнашырга теләүчеләр байтак, катнашучылар ел да аз. Кемнәргәдер үзләренең көченә ышаныч, кемнәргәдер вакыт җитмидер, күрәсең. Кайбер кызлар "праваны" алырлар дип тә куркып килмиләр. Беркем дә правасыз калмый, бу бит бәйге генә, - дип сөйләде "Хезмәткә дан" газетасы корреспондентына полиция өлкән лейтенанты Григорий Чернов. - Без интернет челтәрләрдә реклама да чыгардык, юлдагы хатын-кызларны туктатып та әйттек. Машина йөртүче хатын-кызлар күп хәзер, тик, кызганычка каршы, бәйгедә бик азы гына катнаша.

Бәйге теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Башта катнашучылар машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр, аннан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча көч сынаштылар.

- Бүген биш машина йөртүче хатын-кыз үзләренең осталыкларын күрсәтте. Маршрутны оста үттеләр, шунысы сөендерә, - дип сөйләде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт шәһәре территориаль идарәсе Баулы бүлеге начальнигы Рәзидә Игнатьева. – Бәйгедә катнашучылар күбрәк булсын иде. Әмма хәзер күбесе ялда яки эштә. Киләчәктә без моны исәпкә алырбыз, әлбәттә.

Ике өлешнең балларын исәпкә алып, жюри Саманта Теребинаны җиңүче дип тапты.

- Мин бу бәйгедә беренче тапкыр катнашам. Руль артына утыруыма да әле ике генә ел, - дип сөйләп китте ул үзе турында. - Мин Кырымсарай авылында яшим. Ирем белән ике бала тәрбиялибез. Тормыш иптәшем Себердә айлап эшли. Балаларны күтәреп, еш кына Баулыга хастаханәгә, бәйрәмнәргә барырга туры килде. Беләсез бит, балалар белән автобусларда йөрүе авыр. Гаражда машина тора, җитмәсә. Җитәр, дидем дә, машина йөртергә өйрәндем, машина йөртү таныклыгы алдым. Иремә рәхмәт, ул өйрәтте барысына.

Җиңүче диплом һәм видеотеркәгеч белән бүләкләнде. Икенче урын алган Лариса Растригинаны диплом һәм автомобиль компрессоры, өченче урын алган Лолита Чернованы турист палаткасы һәм диплом белән бүләкләделәр. Дүртенче урынга калган катнашучыга да истәлекле бүләк тапшырылды.

15 августта Саманта Теребенина бәйгенең республика этабында катнашачак. Ул Казан шәһәрендә уза.

Рәзидә Игнатьева сүзләренә караганда, быел республика бәйгесенә өстәмә бирем өстәлгән. Катнашучы юл хәрәкәте имимнлеген пропагандалау буенча баннер яки видеоролик әзерләргә тиеш.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев