Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Ак калфак”лар киңәште

Бүген Баулыда татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җирле бүлегенең утырышы узды. Анда җәмәгать оешмасының үтеп баручы елда башкарган эшләренә йомгак ясалды, 2021 елга планнарга төгәллекләр кертелде.

Күп кешенең бер урынга җыелуына юл куймау өчен, утырышка чикләнгән күләмдә кешеләр, оешма активистларының бер өлеше генә чакырылган иде. Очрашу башында Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Фәридә Зыярова Шалты авылының “Ак калфак” оешмасы белән җитәкчелек итүче Наҗия Гыйльфановага, “Җәлил укулары” конкурсының район этабында “Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә өченче урын алган өчен, диплом тапшырды. Аннары ул утырышта катнашучыларга Баулы шәһәрендәге “Ак калфак” оешмасының яңа җитәкчесен – Светлана Мөхәммәтҗанованы тәкъдим итте.

 Көзен Бөтендөнья татар конгрессы Лениногорск районы Зәй-Каратай авылында үткәргән “Табигать һәм кеше” исемле фәнни-гамәли конференциядә Баулы районыннан Сиринә Вәгыйзова  катнашкан. Ул үзенең тәэсирләрен утырышта катнашучылар белән уртаклашты, конференциядә үзе яшәгән Татар Кандызы авылы тарихы, аннан чыккан күренекле шәхесләр турында сөйләвен әйтте.

Утырышта катнашучылар балаларга татар телен өйрәтү һәм милли тәрбия бирү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

2021 елга эш планын караганда, аларның кайсыларына игътибарны арттырырга кирәклеге турында фикерләр тыңланда. Киләсе ел да юбилейларга бай. Мәсәлән, татар милли сәнгате үсешенә зур өлеш керткән якташларыбыз композитор Ганс Сәйфуллинның, язучы Рафаэль Мостафинның юбилейларын билгеләп үтү күздә тотыла. Утырышта катнашучылар аларны үткәргәндә республика җәмәгатьчелеген дә җәлеп итәргә тәкъдим иттеләр.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев