Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда “Абунә бүләк ит” акциясе дәвам итә

2021 елның икенче яртысына газета-журналларга язылырга санаулы көннәр генә калып бара.

Июль аенда да район газетасын укып, бөтен яңалыклардан хәбәрдар булып торыйм дисәгез, абунә рәсмиләштерү өчен почта бүлекчәләренә ашыгыгыз. Абунәне редакциядә дә рәсмиләштерергә була. Хат ташучылар өегезгә китереп бирүен теләсәгез – 849 сум түләргә туры киләчәк, үзегез редакциягә кереп алсагыз – 510 сум.

Район газетасына абунәнең яхшы бүләк булуын да онытмагыз. Абунә бүләк иткәнгә өлкәннәр аеруча сөенә. Күз алдыгызга китерегез: атна саен газетаны кулына алган өлкән кешеләр (әти-әниегез, туганнарыгыз, ярактан укытучыгыз, күршегез) сезне рәхмәт сүзләре белән искә алачак. Бер рәхмәт тә мең бәладән коткара диләр бит.

“Абунә бүләк ит” акциясенә кушылучылар шактый. Мәсәлән, Әбиләр сабан туе вакытында Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Илвир Ямалетдинов әнисе Резеда Миңнебаеваны район газетасына яздырды.

Авыл җирлекләре башлыклары арасыннан Кырымсарай җирлек Советы рәисе Дамир Шакирҗановны аерып билгеләп үтәсе килә: ул Мортаза һәм Кырымсарай авылларында яшәүче сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән алты кешегә район газетасына абунә бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев