Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда 25 ишегалдын яңарту күздә тотыла

Быел шәһәрдә төзекләндерү узачак ишегаллары исемлеге билгеле.

Татарстан республикасында күп фатирлы торак йортлар ишегалларын төзекләндерү буенча “Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру дәвам итә. Былтыр Баулыда республика программасы буенча җиде ишегалды яңартылды.  Быел исә шәһәрдә 25 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

– 2022 елда республиканың 40 районында 1200 ишегалдын (Баулыда – 25) яңарту күздә тотыла, – дип хәбәр итте “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Татарстан республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы пиар-менеджеры Дания Заһидуллина. – Баулы шәһәре ишегалларын төзекләндерүгә 213,2 миллион сум акча планлаштырыла.

Быел Баулы шәһәрендә яңартылачак ишегаллары исемлеге:

Гоголь урамы, 18, Ленин урамы, 20

Горький урамы, 3, Энгельс урамы, 44

Зиновьев урамы, 15, 16, 19

Калинин урамы, 37, 39, 41, 43, 45, 47

Ленин урамы, 1, Пушкин урамы, 33, Һади Такташ урамы, 6

Ленин урамы, 11, Октябрь мәйданы, 4, Һади Такташ урамы, 14

Ленин урамы, 28, 26, 30

Нефтепровод урамы, 1, 44, 3, 4, 5, 6, 7

Нефтепровод урамы, 9

Пионер урамы, 1, Энгельс урамы, 70, 68, 66

Пионер урамы, 5, 3

Октябрь мәйданы, 9, Пионер урамы, 13

Җиңү мәйданы, 3

Пушкин урамы, 35

Салих Сәйдәшев урамы, 23

Салих Сәйдәшев урамы, 23а

Салих Сәйдәшев урамы, 27

Салих Сәйдәшев урамы, 27/2

Салих Сәйдәшев урамы, 29

Салих Сәйдәшев урамы, 31

Салих Сәйдәшев урамы,33

Төзүчеләр урамы, 1

Чапаев урамы, 17

Чапаев урамы, 19

Мәктәп урамы, 27.

Агымдагы елда ишегалларын төзекләндергәндә, комплекслы проектлаштыруга аерым игътибар биреләчәк: территорияләр аерым ишегелды итеп түгел, ә микрорайон дәрәҗәсендә яңартылачак. Шулай итеп, ишегаллары функциональ яктан аерылып торачак. Кайбер районнарда ишегаллары җәмәгать киңлекләре белән бер үк вакытта төзекләндереләчәк.

 

Ишегалларын яңартуның ахыргы схемасы, йортларда яшәүчеләрнең теләкләре турында фикер алышкач һәм территорияләрнең үзенчәлекләрен анализлагач, апрельдә әзер булачак.

– Быел Баулы шәһәрендә күләмле төзекләндерү эшләре булачак, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров. – “Безнең ишегалды” республика программасы ярдәме белән, шәһәребез тагын да матурланачак һәм шәһәрлеләр өчен уңайлы булачак.

Татарстандагы бу программаның гомуми бюджеты 9 миллиард сум тәшкил итә. Акчаларны республика президенты бюджеттан тыш чыганаклардан бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев