Баулы ЗАГСында февраль аенда 14 сабый теркәлде
Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 сабый теркәлде: 10 малай һәм 4 кыз. Шуларның 4 се гаиләдә беренче бала, 6 – икенче, 2 - өченче, 2- дүртенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Әмир, Артур, Дамиль, Дмитрий, Егор, Кәрим, Мухаммәд, Рамазан, Тимур, Эмиль, Аделя, Мәдинә, Руфина, Ульяна дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 21, иң яшь әтигә 27 яшь, иң өлкән анага 38, иң өлкән әтигә 43 яшь.
Февраль аенда ЗАГСта 5 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 21 яшь, иң яшь кияүгә 29 яшь, иң олы кия үгә – 71, кәләшкә – 56 яшь.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев