Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юлчылары эшләрен җиренә җиткереп башкара

17 октбярьдә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Татнефтедор” җәмгыяте Бөгелмә автомобиль юллары идарәсенең 1нче Баулы участогы хезмәткәрләре турында сөйлибез.

Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе начальнигы Анатолий Радюков сүзләренә караганда,  1нче Баулы участогында 35 кеше хезмәт куя, алар – юл эшчеләре, мастерлар, машина йөртүчеләр, операторлар һәм башка хезмәткәрләр.

Юл хезмәткәрләре бригадасы белән без “Казан – Оренбург” федераль трассасының 344нче чакрымында очраштык.

– Бүген биредә соңгы көн эшлибез, юллардагы чокырларны тигезләү эше төгәлләнеп килә, – ди мастер ярдәмчесе Марсель Әхмәтшин. – Безнең бригадада биш кеше эшли, өч техника бар. Мин биредә мастер ярдәмчечсе булып өченче елымны эшлим, эшемне яратам.

Марсель Әхмәтшин әйтүенчә, ул үзе дә машина йөртә.

– Безнең юллар республиканың кайбер башка районнарындагы юллардан яхшырак әле, – ди ул. – Улым Казанда укый, юлда еш йөрергә туры килә, төрле шәһәрләр аша үтәм, шуңа күрә чагыштыра алам.

Юл хезмәткәрләре, иртәнге сәгать җидедә эшкә чыгып, кичке дүрткә кадәр хезмәт куя.

– Җәй көне без “Казан – Оренбург – Акбүләк” федераль автоюлын, “Казан – Оренбург” – Измайлово, “Казан – Оренбург” – Яңа Чүте – Хәнсевәр региональ юлларын капиталь ремонтлауда катнаштык. Эш күләме зур иде, – ди мастер ярдәмчесе. – Хәзер чокырларны тигезләү эшен төгәллибез дә, кышкы чорга күчәбез. Кар яуганчы, юл билгеләрен алыштыру, кую, юлларны чүп-чардан арындыру эшләрен башкарачакбыз. Кар яугач, машина юлларын кардан чистарту эшләре башлана.

Әңгәмәдәшебез сөйләвенчә, былтыргы кыш карлы булган. Шуңа да карамастан, район юллары бер тапкыр да ябылмаган. Чөнки юл хезмәткәрләре, ике смена эшләп, юлларны чистартып торган.

Юл хезмәткәрләренең эше елның кайсы фасылында җиңелрәк, дигән соравыбызга, Марсель Әхмәтшин һәрвакыт авыр булуын әйтте. Кышын тәүлек әйләнәсе юлларны кардан арындырсалар, җәй көне юлларны ремонтлау, һава торышы нинди булуга карамастан, юл хезмәткәрләреннән эшне сыйфатлы итеп башкаруны, чыдамлыкны, сабырлыкны таләп итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев