Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбиляры: Нужа күреп, ничек шушы яшькә җитә алдым?

Баулыда яшәүче Өммелгадә Яркәева үзенең бер гасырга якын – 95 яшьлек – юбилеен билгеләп узды. Кунакларны җылы, нурлы йортының ишек төбеннән үк каршы алды ул.

Ачык йөзле, кечкенә буйлы Өммелгадә апаны олуг бәйрәме белән тәбрикләргә иң якын кешеләре килгән. Ул Башкортостанның Чакмагыш районы Ташъелга авылында туып үсә. Мәктәпнең дүрт сыйныфын гына тәмамларга туры килә аңа. Аннары, күпчелек яшьтәшләре кебек, колхоз эшенә алына.

– 1941 елдан алып, 1943 елга кадәр сабан сөрдем, – ди Өммелгадә апа. – Кычыткан, бәрәңге сабагы ашап үстек. Октябрьскига вербовать итеп җибәргәннән соң, анда известковый хозяйствода таш ватуда эшләдем.

1944 елда авылларыннан берничә кыз Сведловский ягына эшкә җибәрелә. Алар анда хәрби заводка торф төйиләр.

– Өч ай буе торфта бер ялсыз, йокысыз эшләдек. Ике кызыбыз үлде анда. Шулкадәр эшләп, күзләр күрми башлагач, мине дә алып киттеләр хастаханәгә. 500 грамм ипи, ачыган кәбестә шулпасы, кипкән бәрәңге ул елларның ашы булды. Ачы нуҗалар күреп, шушы яшькә җиткәнемә сөенеп бетә алмыйм, – дип, елап җибәрде Өммелгадә апа.

Сугыш ветераны, тормыш иптәше Мөсәгыйть белән 40 елдан артык матур гомер юллары узалар. Бер кыз һәм бер ул үстерәләр. Өммелгадә апа озак еллар хуҗалыкара төзелеш оешмасында таш чыгаруда эшли. Лаеклы ялга да шуннан чыга.

Бүгенге көндә Өммелгадә апа олы кызы Флера белән яши. Әле булса хуҗалык эшләрен үзе башкарырга тырыша, җәен бакчада эшләргә ярата ул. Урамга чыгып, саф һава суларга кирәк, ди ветеран.

Өммелгадә апаны матур юбилее белән котларга Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да килгән иде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев