Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбиляры – күп кырлы талант иясе

Татар Томбарлы авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Ирек Кәрам улы Сафин бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны күркәм юбилее белән, якыннары гына түгел, район җитәкчелеге, элек бергә эшләгән коллегалары, авылдашлары да тәбрик итте.

Туган көне иртәсен Ирек Кәрам улы скрипкада, гармунда уйнап каршы алды. Кулларына күптәннән әлеге музыка коралларын алмаган ветеран якын кешеләрен бүген ул шулай сөендерде.

– Хәзер бармаклар гына тыңламый, – ди ул. – Эх, бар иде бит күңелле вакытлар, сәхнәләрдә гөрләтеп, гармунда, скрипкада уйнаган чаклар. Хәзер инде сагынып сөйләргә генә калды.

Ирек абый тормыш иптәше Гөлсылу апа белән 60 елдан артык парлы тормыш көтәләр. Тик Гөлсылу апаның гына сәламәтлеге какшаган,  бүгенге көндә яшьлек мәхәббәте, сөекле тормыш иптәшен Ирек абый үзе карый. Ирек абыйның Гөлсылу апага булган җылы мөнәсәбәте еллар үтү белән кимемәгән, ә киресенчә арткан гына. Хәзер алар, бер-берсенә терәк-кирәк булып, гомер көзләреннән атлыйлар.

Ирек Кәрам улы 1932 елда Баулы районының Кызыл Байрак авылында күп балалы гаиләдә туа. Ул Бөек Ватан сугышында катнашмый, әмма аңа бандерачылар белән сугышырга туры килә. Өч ел армия сафларында хезмәт итә. 1952 елда ул хезмәт иткән отряд Германиягә уран шахтасын сакларга җибәрелә, аннан – Карпатка.

– Куркыныч булды, бу бит чын сугыш иде, – дип искә алды Ирек Кәрам улы. – Без Карпат тауларында бункерлардан качып яткан бандерачыларны эзләдек.  Кайвакыт 5-7 метр биеклектән тәгәрәп төшеп киткән чаклар да булды. Әмма, барлык кыенлыкларны җиңеп, алга куелган максатларга ирешә идек.

Ирек Кәрам улы күп еллар авылда элемтәче, электромонтёр булып эшләгән, нәкъ менә аның ярдәме белән туган авылында һәм районда элемтә линияләре салынган.

– Элемтә линияләре баганаларын үз кулларыбыз белән ташыдык, – ди ул.

Аның олуг юбилее белән котларга район җитәкчелеге, авылдашлары, хезмәттәшләре килгән иде Ирек Кәрәм улы барлык кунакларны елмаеп каршы алды. Бүген юбилярга җылы эчтәлекле, матур котлау сүзләрен төрле җирләрдән җиткерделәр. Ерак Надым шәһәреннән булган видеокотлауга ул аеруча шат иде.  

Ирек Кәрам улы талантлы музыкант кына түгел, бакчачы да. Ул – төрле сорт җиләк-җимеш агачлары үстерү остасы да. Озак еллар умартачылык белән шөгыльләнә, балаларын, якыннарын әле дә булса татлы бал белән сыйлый ул. Ветеран язмышына рәхмәтле, тормышыннан бик канәгать булып гомер кичерә. Бүгенге көндә 10 оныгына, 9 оныкчыгына шатланып яши.

– Без – авылыклар күреп үскән буын, балачактан эшләп үстек, – ди Ирек абый. – Бер эштән курыкмадым, чыныгып үскәнгә, Ходай озын гомер биргәндер. Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин.

Ирек Кәрам улының җитезлегенә күзләр тимәсен, ул  әле дә булса актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Көн дә торып, үз хуҗалыгында нәрсә дә булса эшләүдән ямь таба ул. Безне озатканда, карны дөрес көрәмәгәннәр дип шелтәләп, көрәген алып, үзенчә юл да ерып куйды.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев