Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбиляры: “Илләр тыныч, патшалар үзара дус булсын”

Шәһәрдәшебез Фәгыйлә Галиәхмәтова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны зур юбилее белән балалары, оныклары һәм Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрикләде.

Юбиляр Фәгыйлә апа безне күркәм, нурлы йортта, матур ак яулыкларын бәйләп, колач җәеп каршы алды. Үзенә 95 яшь бирмәссең дә. Фәгыйлә апа – балаларының, оныкларының йөзек кашы, ак әбиләре. Алар әниләре, әбиләре янында бөтерелеп кенә торалар. Фәгыйлә апа исә һәркемгә бәхет һәм изге теләкләрен теләп кенә утырды.

Фәгыйлә апа Кызылъяр авылында алты балалы гаиләдә туып үсә. Бөек Ватан сугышы башланган көнне ул мәктәптә имтихан биргән була.

– Бик яхшы укыдым, математика фәнен ярата идем, – ди юбиляр. –Әтием, син укытучы булырсың, дип әйтә иде. Тик каһәрле сугыш кына бар хыялларны челпәрәмә китерде.

Ул елларда бар үсмерләр дә колхоз эшенә җигелә. Бераз соңрак Фәгыйлә апаның, ул вакытта 40 яшьлек әтисен, сугышка алалар. Ул аннан кире әйләнеп кайтмый, яу кырында башын сала.

– 1942 елда трактор йөртүче һөнәрен үзләштердем, бер сыйныфтан җиде кыз укыдык тракторист булырга, – ди Фәгыйлә апа. – Биш ел тракторда эшләдем. Кызылъярда эшли башлаган идем, сугыш беткән елны Александровкада хезмәт куярга туры килде.

Фәгыйлә апа 1947 елда Нури исемле егеткә кияүгә чыга. Алар матур гаилә корып, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

– Балаларымны да эш арасында гына таптым мин, – ди юбиляр. –Больницага бармадым, декретка чыкмадым, мин авырлы да дип тормадым. Балаларымның кендекләрен бианам гына кисте.

Бүгенге көндә бер гасырга якын гомер кичергән Фәгыйлә апа балалары, оныклары, оныкчыклары хөрмәтендә, барына шөкер итеп яши.

Фәгыйлә апаны 95 яшьлек юбилее белән Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да котлады. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды.

Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев