Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы волонтёрлары пенсионерлардан кергән 121 заявканы үтәгән

Баулының волонтёр отрядында төрле яшьтәгеләр эшли. Бүген без аларның берничәсе турында бәян итәбез.

Баулының волонтёр отрядына 115 кеше язылган. “Шәфкать” комплекслы үзәгеннән (кайнар линия шунда эшли) алынган мәгълүматка караганда, волонтёрлар көненә уртача сигез заявка үти. 31 марттан бүгенге көнгә кадәр 121 заявка буенча чыкканнар.

Волонтёр отрядына, аеруча соңгы көннәрдә, өлкән яшьтәгеләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм итәргә теләүче битараф булмаган кешеләр языла. Өлкән яшьтәге баулыларга азык-төлек һәм медикаментлар китерү белән шөгыльләнүчеләрнең берсе – Екатерина Архипенко. Ул волонтёрлыкка Баулының 2нче мәктәбендә белем алганда ук кушылган. Хәзер ул анда педагог-оештыручы булып эшли.

– Волонтёрлык хәрәкәте – ниндидер модалы агым гына түгел. Минемчә, бу, игелекле гамәл кылырга чакыру, – ди Екатерина Архипенко. – Волонтёрлыкның төп идеясе – битараф булмау.

Екатерина Владиславовнага – 31 яшь, биш яшьлек баласына кайгыртучан ана булуы өстенә, өлкән яшьтәгеләргә булышырга да вакыт таба. Аның сүзләренә караганда, Баулыда оештырылган волонтёрлык отрядына март ахырында язылган, кураторлардан кергән ике заявканы башкарган. Шулай ук ул таныш әби-бабайларга да булыша. Алар, ярдәм сорап, аның үзенә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр.

– Азык-төлек илтергә буш вакытыбызда чыгабыз, безгә, гадәттә, 17 сәгатькә кадәр шалтыраталар, күршедәге бөтен пенсионерларга ярдәм итәргә тырышам.

Екатерина Владиславовна сүзләренчә, өлкәннәр, нигездә, азык-төлек китерүләрен үтенә.

– Пенсионерлар аралашуга да мохтаҗ. Чөнки алар урамга чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм, – ди ул. – Шуңа күрә алар миннән, чәй эчеп, сөйләшеп утыруымны да үтенәләр. Мондый очракта, кызганычка каршы, волонтёрга бер урында утырып торырга ярамаганын, мөмкин кадәр күбрәк игелекле эшләр кылырга кирәклеген аңлатырга туры килә.

Баулылы Зоя Дегтярёва волонтёрлыкка әлеге кыен чорда башкаларга файда китерергә теләгәнгә кушылган.

– Хәзерге вакытта аеруча өлкәннәргә авыр, – ди ул. – Без, мөмкинлегебездән чыгып, аларга булышырга тырышабыз.

Волонтёрлык 49 яшьлек Зоя Евгеньевна өчен дә яңалык түгел. Ул – гаилә белән китап уку китапханәсе мөдире, өйдә китап укучы ике кешегә хезмәт күрсәтә – ике елга якын аларга китаплар һәм вакытлы матбугат илтеп бирә.

Зоя Дегтярёва сүзләренә караганда, әлегә ул өч заявка буенча эшләгән. Шулай ук шәһәрдә унга якын гаиләгә иганәчеләрдән азык-төлек җыелмасы илткән.

– Пенсионерлар даруханәдән дару, азык-төлек китерүебезне сорый, – ди ул. – Ә без заказларны мөмкин кадәр тизрәк башкарып чыгарга тырышабыз. Әлегә моңа ирешәбез, чөнки волонтёрлыкка язылган кешеләр шактый.

Волонтёрлар сүзләренә караганда, өлкәннәрнең рәхмәт тулы йөзләрен күрү сөенеч уята. Ләкин күпләре үзләрен артык йөк итеп саный, ә бит бу бер дә алай түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ