Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы урамы чүпкә баткан

Баулы шәһәре үзенең матурлыгы, төзеклеге һәм чисталыгы белән аерылып тора. Чыннан да, шәһәр уртасы чиста, ә менә, мәсәлән, 27нче микрорайоннан шәһәргә илтүче юлның чисталыгы чамалы. Һәр көн иртә белән эшкә юлым микрорайонның күпере аша үтә – аның асты чүпкә баткан. Ә бу күпер аркылы көне буена күпме кеше йөри.

Күпер астында ниләр генә юк, бер як читендә  ятучы олы чүп өеме бигрәк тә күзгә нык бәрелә. Кызганыч, әмма  күпер асты бүгенге көндә ташландык хәлдә дисәң, һич артык булмас. Ел әйләнәсендә шул күпер янында урнашкан бакчалар күренеп шәһәребезгә ямь биреп тора. Күпердән үткән саен матур җимеш агачларына сокланып карыйсың, шул гүзәллектән соң күзең чүп оясына әйләнгән күпер астына төшә дә  җаннар өшеп китә.

Күперне үткәннән соң юлым тагын бер чүп таралып яткан өлештән үтә. Ул да булса светофордан башлап Сәйдәш урамындагы 5нче санлы йортка кадәрге юл. Тротуар буйларында ниләр генә ятмый – буш шешәләр, капчыклар һәм тагын  әллә ниләр. Агач төбенә китереп куелган иске кресло янына  исерекләр ияләшкән. Матур күренеш түгел, минем белән  килешерсез дип уйлым. Бер танышым, килгән кунакларны бу юлдан йөртергә гарьләнәм, башкасыннан алып китәм дип сөйләде. 

Әлбәттә, әлеге чүпне кем соң җыярга тиеш дигән сорау мине нык кызыксындырды. “Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы җаваплы булып чыкты. Аларга шалтыратканның икенче көнендә иртүк оешма хезмәткәрләре  эшкә җигелгән иде. Кайчаннан бирле чәчелеп аунап яткан чүпне җыяр өчен бер шалтырату җитте. Кайбер очракта шәһәрнең чисталыгы безнең битараф булмауга да бәйле.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев