Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы урамнарында хәрәкәт чикләнә

1-30 апрельдә Баулы шәһәре урамнарында рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 3,5 тонна һәм аннан артыграк булган механик транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Мондый карар, юлларны саклау максатыннан, ел саен кабул ителә. Җәмәгать транспорты, ашыгыч хезмәтләр махсус техникасы, терлек азыгы, туклану продуктлары, дару, ягулык-майлау материаллары ташучы автотранспорттан тыш, авыр йөк ташучы башка транспортлар өчен  махсус пропуск алырга кирәк.

Һава температурасы 32 градустан югары булганда, авыр техника хәрәкәтенә чикләү 2021 елның 20 маеннан 31 августына кадәр дә кертелә.

Авыллардагы юлларын саклау максатыннан, район җитәкчелеге авыл җирлекләре башкарма комитетларына да шундый ук карарлар чыгарырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев