Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы урамнарын тәртипкә китерәләр

Язның соңгы ае тәмамланып килә. Бар тирә-юнь тулысынча яшеллеккә күмелеп, шәһәр урамнары буйлап үләннәр күтәрелде. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре үлән чабуга кереште дә инде.

Шәһәрнең барлык урамнарында үлән чабу эшләре бара. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләренең алтысы кул печән чапкычларын  эшкә җиккән. Ә инде юл буйларында үскән үләнне махсус трактор белән чабалар.

“Чабылган үләнне җыеп, техник көнкүреш калдыклары полигонына чыгарабыз, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе җитәкчесе Эльберт Латыйпов.

 Шәһәрдә үлән чабу эшләре җәй буена дәвам итәчәк.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев