Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы урам җыештыручылары – чисталык сагында

Урам җыештыручыларга ел фасылының нинди көне булуына карамастан эш башкарырга, һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Җәй айларында себерке тотып урам себерсәләр, кышын аларга көрәкне эшкә җигәргә туры килә. Сүзебез – хезмәтен яратып башкара торган урам җыештыручы хакында.

 

Ирина Шакирҗанова “Жилсервис” оешмасында урам җыештыручы булып 2016 елдан бирле эшли. Иринаны эшкә тормыш иптәше урнаштырган, ул үзе дә әлеге оешмада балта остасы булып хезмәт куя. Эш көне иртәнге сәгать алтыдан көндезге өчкә кадәр дәвам итә. Ирина Пушкин, Һади Такташ, Куйбышев урамындагы күпфатирлы йортлар өчен җаваплы.

“Эшем ошый, бик авыр дип әйтмәс идем, – ди Ирина. – Хезмәт хакыннан канәгатьмен. Иртән эшкә килү белән, чүпләр булса, җыеп чыгам, кышын кар явып узса, кар көрим, ишегалларындагы бозларны ватам, көзен яфраклар себерәм. Кышын эш катлаулырак, ә җәен җиңел, анда көннәр дә җылы”.

Ирина сүзләренчә, күпфатирлы йортта яшәүчеләр аңа хөрмәт белән карый. Хәтта күпләп кар яуган, буранлы көннәрдә ир-егетләрнең аңа ярдәм итеп, кар көрәшкәннәре дә булгалый.

“Минем карамактагы күпфатирлы йортларда яхшы кешеләр генә яши, – ди ул. – Минем белән һәрвакыт исәнләшеп, хәлләремне сорашалар, шунысы да минем өчен күңелле, дәртләнеберәк эшләп китәсең. Халык та хәзер башка төрле кебек, культуралы, чүп-чарны да теләсә кая ташлап китмиләр, чүп савытына салырга тырышалар”.

Урам җыештыручының эше бихисап. Халык иртән урамга чыгуга бар җир пөхтә, чиста булсын өчен, бар көчләрен куялар алар.

Айгөл Хөсәенова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ