Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укытучылары Сабантуйда көч сынашты

Бүген Баулы районы мәктәпләре хезмәткәрләре өчен Укытучылар Сабан туе оештырылды.

“Бүген без мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасының йомгаклау этабын уздырабыз, – диде мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының территориаль оешмасы рәисе Марина Дробышева. – Бөтенроссия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы 2021 елны спорт, сәламәтлек һәм озын гомер елы дип игълан иткән иде. Без бу ел дәвамында бик күп чаралар уздырдык. Бүген без нәтиҗәләр ясыйбыз”.

Сабантуй ахырында оештыручылар спартакиадага йомгак ясадылар. Шәһәр мәктәпләре арасында беренче урынны 6нчы мәктәп коллективы яулады. Икенче урында – 7нче мәктәп коллективы, өченче урында – 5нче мәктәп.

Авыл мәгариф учреждениеләре арасында Александровка мәктәбе иң яхшысы булды. Икенче урынга Поповка мәктәбе коллективы чыкты, өченче урында – Кызылъяр мәктәбе.

Балалар бакчалары арасында «Алтынчәч» балалар бакчасы коллективы җиңүче булды.

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев