Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары артистлардан ким түгел

Баулының Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан, балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале булды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары ана телендәге сәхнә күренешләре күрсәттеләр.

Театр фестивалендә районыбызның 14 балалар һәм яшүсмерләр коллективы татар, удмурт һәм чуваш телендә сәхнә күренешләре тәкъдим итте. Алексеевка мәктәбе укучылары – чуваш телендә, Покров-Урыстамак мәктәбе театр коллективы удмурт телендә спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Ә башка укучылар татар телендә чыгыш ясадылар.

“Бу фестивальдә моңа кадәр дә чыгыш ясаганыбыз булса да, бүген бераз дулкынланам. Быел без татар телендәге “Авыл эте Акбай” спектакленнән өзек әзерләдек. Мин авыл песие ролен башкарам, – дип сөйләде “Баулы-информ” хәбәрчесенә Кырымсарай мәктәбе укучысы Арина Казакова. – Мин спектакльләрдә катнашырга яратам. Сәхнәдә чыгыш ясау, иң беренче чиратта, кешегә җәмгыятьтә җайлашырга һәм күп кешеләр каршында чыгыш ясарга өйрәнергә ярдәм итә”.

Кызылъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары “Өч кыз” татар халык әкиятен сайлаганнар.

“Укучылар, бик теләп, яхшылап әзерләнделәр. Әзерлек барышында алар үзләрен төрле яклап ачтылар, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсирин Нәгыймова. – Бу әкиятне куйган вакытта без татар халкының гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен искә алдык, аларны ачык итеп күрсәтергә теләдек. Мондый конкурсларга әзерләнгәндә, балалар үзләрен сәхнәдә тотарга, матур итеп сөйләргә өйрәнәләр. Бу юлы да бик матур итеп биюләр әзерләделәр. Театр фестивале – бик кирәкле һәм матур күренеш, алдагы елларда да мондый чаралар үткәрелеп торсын иде”.

“Миңа театрда чыгыш ясау ошады. Без бик дулкынландык, шулай да яхшы чыгыш ясадык. Киләсе елга тагын бер киләсем килә”, – ди кечкенә кыз ролен башкарган Ярина Нуркаева.

Яңа Чүте мәктәбе укучылары Галимҗан Гыйльмановның “Көмеш тарак” әсәреннән өзек күрсәттеләр.

“Без бу фестивальгә берничә атна әзерләндек. Укучылар бик теләп катнаштылар. Ничек күрсәтәсең, шуны кабатлыйлар. Безнең балалаларда артистлык сәләте бик көчле, сәнгатьне яраталар. Декорацияләрне үзебез дә әзерләдек, мәктәп музееннан да алдык”, – дип сөйләде мәктәпнең татар теле укытучысы Илмира Рәшитова

Шуны әйтү урынлы булыр, укучылар Илмира Рәшитова җитәкчелегендә театр түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Коллектив республика күләмендә үткәрелгән “Алтын битлек” конкурсында беренче урын алып кайткан. Алар бу бәйгегә ел саен икешәр спектакль әзерлиләр.

Бу көнне сәхнәдә уйнаган апалы-энеле Кадрия белән Айнур Лотфуллиннар балалар бакчасына йөргән чагында ук спектакльләрдә катнаша торган булганнар.

“Мин хәзер 4нче сыйныфта укыйм, 5 еллап инде театрда уйныйм. Дулкынланам да”, – ди Айнур.

Сәхнәдә чыгыш ясаганда, дулкынлануы бер дә сизелмәде Айнурның: ролен бик оста итеп башкарып чыкты. Ул, гомумән, шигырь сөйләү бәйгеләрендә дә иң-иңнәрнең берсе. Аның һәрбер чыгышы – мини-спектакль. Апасы – 9нчы сыныф укучысы Кадрия дә – кечкенәдән сәхнәдә.

“Сәхнәдә чыгыш ясаганда мин үземне кинода төшкән кебек хис итәм. Миңа анда бик рәхәт, хәтта дулкынлану да күңелгә рәхәтлек бирә. Чыгыш ясаганда, мин дулкынлануымны җиңәргә өйрәнәм, – ди сәләтле кыз.

Кадриянең теләге – җырчы булу яки, театр юнәлешендә белем алу. Хыялын тормышка ашырырга бөтен мөмкинлекләре дә бар аның. Яңа Чүте укучыларының аеруча сәләтле булуын жюри әгъзасы, “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина да билгеләп үтте.

“Алар татарча матур итеп сөйлиләр дә, җырлыйлар да – чын артистлар кебек. Спектакльне җыр белән алып бару бик күңелле бит, – ди ул. – Татар Томбарлысы мәктәбе, 3нче мәктәп укучыларының да яхшы әзерлекле булуы күренеп тора. Покров-Урыстамак мәктәбе театр коллективы чыгышлары да бик бай”.

Гомумән, барлык мәктәпләр дә яхшы әзерлек белән килгәннәр, оста итеп, курыкмыйча чыгыш ясадылар. Аларны “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина, Баулы районы мәгариф бүлеге методисты Ольга Сәхипгәрәева һәм Укучылар йорты педагогы Алсу Сәетова составындагы жюри бәяләде. Алар, киңәшләшеп, җиңүчеләрне игълан итәчәк.

“Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча, төрле яшь категориясендә билгеләнәчәк, – дип сөйләде Ольга Сәхипгәрәева. – Җиңүче коллектив көз көне фестивальнең республика этабында Баулы районы данын яклап чыгыш ясаячак”.

Театр фестивале балалар бакчасына йөрүче сабыйлар арасында да үткәреләчәк. Мәктәпкәчә учреждениеләр үзләренең чыгышларын видеога төшереп җибәрәчәк. Район этабында җиңгән коллектив Казанга республика этабына барачак. Ике ел элек безнең районның “Колокольчик балалар бакчасының театр коллективы анда беренче урын алып кайткан булган.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев