Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучысы “Җәлил укулары” финалына узды

Баулы шәһәренең 1нче мәктәбе укучысы Никита Изюмов II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең финалисты булды.

Билгеле булганча, конкурсның район этабы Баулыда узган елның ноябрь аенда узды, анда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 60тан артык бала катнашты.

Аларның иң яхшылары Бөгелмәгә зона турына барды. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча ярымфиналга 3нче мәктәп укучысы Алия Габидуллина, шулай ук 1нче мәктәп укучылары Никита Изюмов һәм Робия Каримжонова үтте.

Кичә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында конкурсның өченче этабы нәтиҗәләре басылды. Финалга Татарстан, Башкортстан, Тыва Республикаларыннан, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан һәм Әзербайҗан Республикасыннан 65 малай һәм кыз сайлап алынган. Алар арасында безнең Никита Изюмов та бар. Җәлил укулары II Халыкара әдәби конкурсының финалы Казанда узачак.

Чыганак: Бөтендөнья татар конгрессының Баулы җирле бүлекчәсе инстаграммы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев