Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары йорт куянына беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр

Безнең районда вакансияләр һәм уку урыннары ярминкәсе үткәрү матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә биш институт һәм университет укытучылары булачак абитурентларны үзләренең уку йортлары белән таныштырырга килделәр.

Әлеге чараны Баулы мәшгульлек үзәге мәгариф бүлеге белән берлектә оештырды. Ярминкәнең төп максаты укучыларга уку йортлары турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү иде.

Укытучылар, кабул итү комиссиясе белгечләре, фән кандидатлары һәм профессорлар укучыларга үзләренең югары уку йортлары турында сөйләделәр. Моннан тыш, югары сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, белем алу, укырга керүнең хәзерге заман стандартлары буенча консультацияләр алдылар, шул исәптән югары уку йортын сайлау буенча практик киңәшләр, 2020 елда укырга керү буенча минималь балл, югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләре турында мәгълүмат.

Мәсәлән, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары үзләре белән тәҗрибә куяны алып килгәннәр иде. Укучыларга аның ярдәмендә хайваннарга беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттеләр. Дәүләт ветеринария хезмәте эше турында презентацион фильм күрсәткәннән соң, укучыларга булачак ветеринария белгечләрен эшкә урнаштыру тәртибе турында сөйләделәр.

КФУның Яр Чаллы институты укытучылары үзләренең уку йортында укытыла торган белгечлекләр турында мәгълүмат бирделәр.

– Безнең институтта белем бирү программаларының киң спектры тәкъдим ителә, – дип сөйләде әлеге вузның кабул итү комиссиясе белгече Лариса Мазир. – Алар – инженерлык-техник профиль, физика-математика профиле, IT-технологияләр, социаль-гуманитар профиль, икътисади һәм юридик профильләр. 2020 елга 500дән артык бюджет урыны биреләчәк.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА  

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев