Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде

Баулының 6нчы мәктәбендә “Җәлил укулары” конкурсының район этабы узды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 60тан артык бала танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде.

Конкурста катнашучылар чарага бик җаваплы караганнар. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүгә генә түгел, чыгыш ясаганда махсус атрибутлар куллануга да игътибар бирделәр. Мәсәлән, Лиана Гыйззәтуллина шигырь сөйләргә курчак тотып чыкты. Ул Муса Җәлилнең “Яшь ана” шигырен татарча сөйләде.

Муса Җәлил шигырьләренең күбесе Бөек Ватан сугышына багышланган. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки шагыйрь үзе партизанлык һәм сугыш хәрәкәтләрендә актив катнашкан, әсирлеккә эләккән. Шигырьләренең күп өлеше (120дән артык) концлагерьда иҗат ителгән. Аларның бер өлеше сәяси характерда булган, аларда шагыйрь нацизмның кансызлыгын күрсәтергә омтылган. Аның мәхәббәт турында, кеше тормышының күңелле һәм көлкеле мизгелләре хакында язган шигырьләре дә бар. Татар Кандызы мәктәбеннән Радель Зәйнуллин шундый әсәрләрнең берсен – “Томаулы гыйшык” шигырен сөйләде. Ул матур татар милли киемендә чыгыш ясады.

“Җәлил укулары”нда катнашучыларның чыгышлары биш төрле номинация буенча бәяләнде. Укучыларның ничә яшьтә булуына, сәнгатьле итеп сөйләвенә, артистлык осталыгына, әсәрне яшь категорияләренә туры китереп сайлап алуга, әсәрнең образлы структурасына үтеп керү тирәнлегенә игътибар бирелде. Нәтиҗәдә 15 кеше район этабы җиңүчесе булып танылды. Алар 28 ноябрьдә конкурсның Бөгелмәдә узачак зона этабында катнашачак.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев