Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары ГТО нормаларын үтәделәр

Икенче санлы спорт мәктәбендә 70кә якын шәһәр һәм Исергәп авылы мәктәбе укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар.

Бу көнне укучылар алга иелү, турникта тартылу, отжимание ясау, озынлыкка сикерү һәм башка  сынауларда җитезлекләрен күрсәтте.

“Бүген ГТОның җәйге фестивале, зона этабының сайлап алу турниры, – ди  Баулы районы буенча ГТО нормалары кураторы Илнур Хәйруллин. – Бүген ГТОны өченче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәрге укучылар тапшыра. Иң яхшыларын сайлап алачакбыз, алар зона этабында катнашачаклар”.

Илнур Хәйруллин сүзләренчә, ерак авылларда урнашкан мәктәпләрдәге укучылар башта ГТОны үз мәктәпләрендә тапшыра. Алар да нәтиҗәләре буенча Бөгелмәдә узачак региональ фестивальдә катнашу өчен сайлап алыначаклар. 

1нче мәктәп укучысы Никита Кузнецов беренче тапкыр гына ГТО тапшырмый. Ул үз көчен сынап карарга бик теләп йөри.

“Минем бронза, көмеш значокларым бар, – ди 4нче сыйныф укучысы Никита Кузнецов. – Хәзер инде алтыны да булсын дип тырышам”.

Югары сыйныф укучыларына исә электрон коралдан да ату каралган иде. Биредә егетләр-кызлар үзләрен төз һәм туры атуда сынап карады. 3нче мәктәп укучысы Артём Садовников ГТО нормаларын беренче тапкыр гына тапшыра.

“Мин ГТОны югары уку йортына кергәндә баллар өстәлер дип бирәм, – ди 11нче сыйныф укучысы Артём Садовников”.

Стадионда укучылар туп һәм гранатаны еракка атуда көч сынашты. Йөгерү этабы да биредә узды.

ГТО нормативларын үтәүчеләрнең һәркайсы уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев