Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы укучылары дуслык хакимлек итә торган дөньяны күрсәттеләр (Фоторепортаж)

Төрле халыкларның матур костюмнары, матур сөйләм, рус, татар, чуваш, удмурт, мордва, әрмән, таҗик һәм башкорт телендә яңгыраган җырлар Баулы шәһәренең үзәк мәйданын сигез милләт вәкиле күршелек итүче кечкенә бер дәүләткә әверелдерде.

Баулы районы күпмилләтле булуы белән аерылып тора. Төп биш милләт – татар, рус, чуваш, мордва һәм удмуртлардан тыш, биредә әрмән, таҗик, башкорт, грек һәм башка милләтләр гомер итә. Безнең район төрле халыкларның бер гаилә булып яшәве үрнәге булып тора. Шушы көннәрдә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары моны тагын бер кат раслады.

Татар Кандызы мәктәбе, 4нче гимназия һәм 1нче мәктәп укучылары башкортларның көнкүреше һәм тормышы белән таныштырдылар, милли костюмнарның килеп чыгышы турында сөйләделәр. Шулай ук башкорт халкының уеннарын күрсәттеләр.

Игътибарыбызны Александровка мәктәбе укучылары җәлеп итте. Алар таҗик костюмнарыннан килгәннәр. Тамашачыларны татлы ризыклар белән сыйлап, таҗиклар үзләренең кунакчыл булуларын күрсәттеләр.

Кызылъяр мәктәбеннән килгән Анна Заврикиди милләте буенча грек. Ул фестивальдә башка укучылар белән татар халкын тәкъдим итте.

Анна сүзләренә караганда, алар фестивальгә бер айга якын әзерләнгәннәр. Биюне өйрәнгәндә бераз кыенлыклар килеп чыкса да, әзерләнү катлаулы булмаган.

Мондый фестивальләр төрле милләтләргә бер-берсен яхшырак аңларга, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итә. Мәсәлән, бу көнне әрмән милләте башкача ачылган кебек тоелды. Аларны 7нче мәктәп укучылары тәкъдим итте. Әрмәннәрнең дәртле җырлары беркемне дә битараф калдырмагандыр, мөгаен. Башкорт, татар, чуваш һәм башка халыкларның әрмән музыкасы астында биюләрен күзәтү кызыклы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев