Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы төзекләндерү идарәсе эшчеләре: Быел кыш “уңдырышлы” килде

Яз аена аяк бассак та, кыш әле китәргә ашыкмый, һаман да карлары, бураннары белән “сөендерә”.

Баулының “Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” предприятиесе тарафыннан кыш башыннан шәһәрдән махсус полигонга барлыгы 41316 кубометр кар чыгарылган. Күпләп яуган кар белән авыр техника гына түгел, салкыннан, көчле җил-бураннан куркып тормаган, көрәк тоткан гади эшчеләр дә көрәшә.

Предприятиедә 20 елдан артык хезмәт куючы Юрий Савельев белән аралашып алдык.

“Быелгы кыш карга бай булды. Трактор көрәге кереп җитә алмаган урыннардагы карларны без көрәк белән этеп чыгарабыз, андый җирләр бихисап,– ди Юрий. – Шуңа да техника эшләгәндә дә тик тормыйбыз. Көн буена урамда эшлибез, өйрәнелде инде, эшемне яратам”.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев