Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы телевидениесе тапшыруларын кайдан, ничек карарга?

Соңгы вакытта редакциягә, Баулы телевидениесе тапшыруларын кайдан карарга мөмкин, дип шалтыратучылар күбәйде. Шул сәбәпле кечкенә генә аңлатма бирәбез.

Әлегә кадәр Баулы телевидениесе үз тапшыруларын Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты бинасыннан эфирга чыгара иде.  8 ноябрьдә  эфирга чыгару җиһазлары үзебезнең бинага – Пионер урамы, 9нчы йортка күчерелде. Күченү белән бәйле рәвештә, безгә кабель челтәрендәге “Фортуна” каналыннан аерылырга туры килде. Баулы телетапшыруларын, элеккечә, урам яки бүлмә антеналарын кулланып, эфир аша Татарстан-24 каналында яки, "Таттелеком"ның махсус приставкасын сатып алып, Интернет (АйПи) телевидениесе аша карарга мөмкин. Моның өчен АйПи челтәрдә “Татарстан-24 Бавлы” дигән каналны эзләп табарга кирәк (“Татарстан-24” белән бутамаска). Кабель челтәренә Баулы телевидениесен кайтару өстендә эш алып барыла, ләкин, кызганычка каршы, моңа өмет әлегә бик зур түгел.

Безнең тапшыруларны карауның иң җайлы ысулы – “Хезмәткә дан” газетасы сайтына кереп, БАУЛЫ ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ кнопкасына басу. Без анда тапшыруларны эфирга чыгу белән бер үк вакытта куябыз.

Сезне экраннар һәм мониторлар каршында көтеп калабыз.

Редакция җитәкчелеге

Фото  ua.censor.net.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев