Баулы театры – гран-при иясе
Театр коллективларының Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт” ХХIII төбәкара бәйгесенә нәтиҗә ясалган. Гран-прига Баулы татар халык театры лаек булган.
“Идел-йорт” төбәкара бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләрендә эшләп, татар телендә иҗат итә торган үзешчән театр коллективлары катнаша. Чарага Татарстан мәдәният министрлыгы нигез салган. Оештыручылар – Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры. Бәйгенең максаты – үзешчән театр коллективлары үсешенә ярдәм итү, үзешчән артистларның һәм режиссёрларның башкару осталыгын камилләштерү, иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.
Бәйгегә 45 гариза кергән булган. Аларның 12се финалга үткән, шул исәптән Баулы татар халык театры да (режиссёры – Сәгыйть Әхмәтҗанов). Баулылар 20 октябрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда жюри каршында Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльне тәкъдим иткәннәр. Башкала тамашачысы аларны бик җылы каршы алган, спектакль төгәлләнгәч, аягүрә басып алкышлаган.
Баулы татар халык театры 1985 һәм 1987 елларда Бөтенсоюз смотрлары лауреаты исеменә лаек булган. Коллектив, Сәгыйть Әхмәтҗанов җитәкчелегендә, Мирсәй Әмирнең “Миңлекамал”, Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” һәм Галиәсгар Камалның “Банкрот” әсәрләре буенча куелган спектакльләр белән чыгыш ясап, өч тапкыр беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә ирешкән. Ә “Идел-йорт” бәйгесендә өч тапкыр финалга үткән. Һәм быел коллектив бу бәйгенең иң зур бүләгенә – гран-прига – лаек булды..
“20 октябрь көне Казанда җюри каршында чыгыш ясагач, бик югары бәя алдык. Әмма көчле спектакльләр безнеке генә түгел иде. Мин үзем ай буе барган фестивальнең бөтен спектакльләрен дә диярлек карадым. Соңгы спектакльне карагач, барын да уйлап, “үлчәгәннән” соң, үзебезнең төшеп калганнардан түгел икәнен аңладым. Гран-при ук булмаса да, призлы урынга өметем зур иде”, – дип сөйләде “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә Сәгыйть Әхмәтҗанов.
Татарстанның мәдәният ресурс үзәге Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителгәнчә, Баулы халык театры Туфан Миңнуллинның “Шулай булды шул” әсәре буенча куелган спектакльне, гран-при иясе буларак, 11 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында кабатлап күрсәтәчәк. Бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да шунда булачак. Башлана – 18.30 сәгатьтә.
Фото: Баулы татар халык театры архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев