Баулы студентлары интеллектуаль бәйгедә көч сынашты
Баулы агрокөллиятендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «БитУм» (Акыллар көрәше) интеллектуаль-күңел ачу уены узды.
Уенның инициаторы - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» Баулы бүлекчәсе.
Интеллектуаль уенны «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» нең Баулы бүлекчәсе рәисе Елена Дәүләтова алып барды. Уен үзе дүрт турдан торды.
Биш команда игътибарлылыкка, логикага биремнәр, шулай ук Россия тарихын белүгә биремнәр узды.
Уенның җиңүчесе - «Ямакаси» командасы (36 балл). Икенче урын - «Кусок Team» командасы (34 балл). Өченче мактаулы «Патриотлар» командасы лаек булды (33 балл). Барлык командалар да дипломнар белән бүләкләнде.
чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1597729.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев