Баулы спортчылары республика турнирында призлы урын алган
Баулылар 2-4 ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча “Татарстан өметләре” ачык турнирында уңышка ирешкән.
Турнирда Татарстан районнарыннан 300дән артык 2008 елгы һәм кечерәк спортчы катнашкан.
Баулы районы данын Виктория Кириллова, Зарина Вәлиева, Ралина Галиева, Амелия Сафиуллина, Юлия Ахунҗанова яклаган.
Нәтиҗәдә Виктория Кириллова – беренче, Амелия Сафиуллина икенче урынга лаек булган.
Команда тренеры – Руслан Мөсәлләмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев