Баулы сәхнәсендә "Туй" узды
Мәдәният йортында Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаучы Илмира Мәҗитова куелышында "Туй" музыкаль-театральләштерелгән постановкасы күрсәтелде.
Спектакльдә Илмираның курсташлары, дуслары, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре, Баулы районының вокаль һәм бию коллективлары катнашты. Халыкның күплеге, матур костюмнар, матур җырлар һәм биюләр, юмор ярдәмендә спектакль матур килеп чыкты һәм тамашачылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Кичәнең финалы да дулкынландыргыч булды. Спектакль тәмамланганнан соң Ильмира спектакльне әзерләүдә булышкан һәркемгә, шулай ук педагогларына, әти-әниләренә, әби-бабайларына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Илмира Мәҗитованы театр дебюты белән Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова котлады. Ул изге теләкләрен җиткерде һәм бу көн истәлеге итеп зур булмаган бүләк тапшырды.
Фото: Зилә Сидорова
Чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1589250.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев