Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы шәһәрендә үзара салым кертү планлаштырыла

Беренче тапкыр буларак, шәһәрдәге социаль проблемалар үзара салым акчалары ярдәмендә хәл ителергә мөмкин.

2022 елдан башлап, Баулы районында шәһәр халкына үзара салым кертү планлаштырыла. Бу хакта предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров хәбәр итте.

Моңа кадәр, районның авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча халык җыеннары үткәрелде. Авыл халкыннан җыелган акчалар авыл территорияләрен төзелкәндерүгә тотылды.

2022 елдан башлап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол калган хатыннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, беренче группа  инвалидлар, 75 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнардан тыш, Баулы шәһәре территориясендә эшләүче һәр балигъ булган кешедән үзара салым җыю күздә тотыла. Аның суммасы 300 сум тәшкил итәчәк”, – дип хәбәр итте Ильяс Гозәеров.

Аның сүзләренчә, агымдагы елның 15 ноябреннән, Баулы шәһәрендә халык җыеннары уздыру күздә тотыла. Җыеннарда кешеләр үзара салым акчаларын куллану буенча тәкъдимнәрен белдерә алачак. Мәсәлән, район җитәкчелеге ул акчаларны үзәк зиратны төзекләндерүгә юнәлтергә тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез: үзара салым акчалары – муниципаль берәмлекнең конкрет территориясендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен халыктан җыелган акчалар.

Фото: редакция архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ #баулы