Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы сабыйларына исем куштылар

Баулы районы ЗАГС бүлегендә исем кушу тантанасы булды. Бәйрәмгә күптән түгел генә балалары туган гаиләләр чакырылды. Аларга сабыйларның беренче документлары тапшырылды

Россиядә Гаилә елы уңаеннан, Баулы районы ЗАГС бүлегендә төрле бәйрәмнәр үткәрелә. Сабыйларга исем кушу һәм аларга беренче документларын тапшыру тантанасы – шуларның берсе.
Бәйрәмгә Кәримовлар, Давыдовлар, Мөхәммәдиевлар, Фәйзи, Мкртчян гаиләләре чакырылды. Алар яңа туган сабыйларына түбәндәге исемнәрне сайлаганнар: Амалия, Мәдинә, Динә, Фархан, Лариса. ЗАГС бүлеге башлыгы Сирена Мөрсәлимова ул исемнәрнең мәгънәләре турында сөйләде һәм аларның тууы турында дәүләт теркәвен үткәрде. Ата-аналар туу турында акт язмаларына имзаларын куйдылар.
Бәйрәм кунакларын Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм гаиләләргә балаларның беренче документларын – туу турында таныклыкларын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Әминә һәм Раил Кәримовларның гаилә коруына быел 15 ел тулачак. Алар моңа кадәр ике кыз – Адэлина һәм Ралинаны үстергәннәр. Күптән түгел алар күп балалы гаилә статусына  ия булганнар – өченче кызлары дөньяга килгән. Аңа Амалия исемен апалары Адэлина белән Ралина сайлаган.


“Өченче кызыбызның беренче документын ЗАГС бүлегендә зурлап тапшырулары – бик күңелле һәм сөенечле вакыйга. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт”, – дип сөйләде Әминә Кәримова. 
“Өченче бала тугач, җаваплылык артты, күбрәк эшләргә кирәк хәзер”, – ди әти кеше Раил Кәримов.
Әминә Фаил кызы ветлечебницада эшли, ә Раил Рәис улы нефть өлкәсендә хезмәт куя. 
“Амалия – минем җиденче оныгым, – ди яңа туган сабыйның дәү әнисе Фәүзия Кәримова. –   Җиде онык әбисе булу – зур бәхет. Барысы да бәхетле-тәүфыйклы булсыннар. Илләргә тынычлык биреп, әти-әниләренә мәрхәмәтле булып, илебезгә тугрылыклы булып, матур гаилә булып яшәсеннәр”.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев