Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы Сабан туе программасы

Хөрмәтле баулылар һәм шәһәр кунаклары, сезне бүген, 8 июньдә, Баулыда узачак Сабан туена чакырабыз.

8 июнь, Баулы шәһәре

Мәйдан

9.30 Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе.

9.40 “Авылым” милли йортлар күренешләре фестивале.

10.00 Бәйрәмне тантаналы ачу. Театральләштерелгән җырлы-биюле композиция. Район башлыгының һәм Сабан туе кунакларының котлавы. Чәчү батырларын бүләкләү. Җигүле атларның һәм милли-мәдәни үзәкләр коллективларының мәйдан буйлап тантаналы йөреше.

11.15  Милли көрәш ярышлары. Мәйданда республика һәм район эстрадасы осталары концерты. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесе. Мәйданчыклар эше: “Игелек кыл” хәйрия мәйданчыгы; “Ачык микрофон”; “Балачак утравы” балалар мәйданчыгы; “Осталар шәһәре” (декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе); спорт мәйданчыгы (капчыкта йөгерү, капчык сугышы, баганага менү, көянтә-чиләкләр белән йөгерү, волейбол, авыш колгага менү, армспорт һәм башкалар).

13.45 Милли көрәштә җиңүчеләрне бүләкләү.

14.00 Сабан туен ябу

Шәһәр ипподромы

12.00 Ат чабышлары. Җигүле атлар ярышы, техниканы фигуралы йөртү.

12.30 Печән чабучылар ярышы.

Октябрь мәйданы

Кичке Сабан туе

19.00-21.00 Музыкаль Сабан туе (Казан артистлары чыгышы)

Чыганак һәм фото: Баулы муниципаль районы рәсми порталы http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1485081.htm

0+

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев