Баулы редакциясендә китаплар сатыла
“Баулы-информ” редакциясендә татарча китаплар тәкъдим ителә. Биредә кесә форматындагы татарча әдәби китаплар, балалар өчен буягычлар һәм башваткычлар, сканвордлар һәм газета-журналлар бар.
Мәгълүмати технологияләр заманында яшәсәк тә, рәхәтләнеп кулга китап тотып укучылар бар әле. Нәкъ менә шундый райондашларыбыз, Баулы шәһәрендә урнашкан “Баулы-информ” редакциясенә килеп, күңелләренә хуш килгән китаплар һәм газета-журналлар сайлый ала.
Китаплар зур үлчәмле түгел, аларны үзең белән йөртү бик уңайлы. Күп кенә маркетплейсларда аларның бәяләре күпкә югары. Ә менә аларны редакциядә түбән хакка сатып алу мөмкинлеге бар. Китаплардагы әсәрләрнең сюжетлары мавыктыргыч һәм гыйбрәтле.
Шулай ук сатуда балалар өчен татарча журналлар һәм буягычлар, сканвордлар – «Башваткычлар», «Буягыч» китаплары бар.
Редакциядә төрледән-төрле газета һәм журналлар да сатыла. Мәсәлән, “Сөембикә” журналы – хатын-кызлар өчен татар телендә нәшер ителә торган бердәнбер әдәби-нәфис журнал. Анда төрле, кызыклы темаларга язмалар урын алган. Алар шулкадәрле тәмле тел белән язылган: укыйсы гына килеп тора.
Редакциядә “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы да сатыла. Анда укучыларга тәкъдим ителгән төрле язмышлар турындагы язмалар беркемне дә битараф калдырмас.
Кышкы озын кичләрдә буш вакытыгызда татарча китаплар һәм газета-журналлар укырга теләсәгез, редакциянең реклама бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.
Реклама
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев