Баулы редакциясендә китаплар сатыла
“Баулы-информ” редакциясендә татарча китаплар тәкъдим ителә. Биредә кесә форматындагы татарча әдәби китаплар да, балалар өчен буягычлар һәм башваткычлар да, сканвордлар да бар.
«Башваткычлар» китабы балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр һәм укытучылар өчен бик тә файдалы китап. Биредә барлыгы 70 төрле уен – ребуслар, кроссвордлар, лабиринтлар, буягычлар һәм пазллар урын алган. Алар балаларны акыллы һәм зирәк фикер йөртергә өйрәтер, белемнәрен арттырыр, игътибарлылыкны үстерер, хәтерне яхшыртыр, иҗади сәләтләрен баетыр. Биремнәрне бала үзе генә дә, дуслары белән бергәләп тә чишә ала. Соңыннан, китапның ахырына күз салып, җавапларының дөреслеген дә тикшерергә мөмкин! Китап 6 яшьтән олырак балалар өчен нәшер ителгән.
Редакциядә өлкәннәр өчен дә китаплар бар. Мәсәлән, Айгиз Баймөхәммәтовның “Нахак” китабы. Кесә форматындагы бу китапка кертелгән “Урам балалары” повесте һәм “Нахак” хикәясе геройлары – катлаулы язмышлы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яшүсмерләр. Аларга тормышта үз юлларын мөстәкыйль салырга туры килә. Унөч яшьлек Данил – ятим бала, урамда яши, әмма төзүче булырга һәм үз йортын салырга хыяллана. “Нахак” хикәясе герое Иделгә яла якканнар, ул олылар дөньясында хакыйкатьне эзләргә мәҗбүр.
Башкортстанның Балтач районында яшәп иҗат итүче Аида Хәйртдинованың “Кышкы юл озын иде” китабына кергән повесть һәм хикәяләрнең сюжетлары тормыштан алынган.
Китаптан бер өзек тәкъдим итәбез:
“Зәнфирә белән күрешү Кәримәгә авыр тәэсир итте. Бүлмәсенә кереп бикләнгәч тә, чәчләрен йолкып елады. Сакалдан куркуы, берсүзсез аның ихтыярына буйсынуы өчен үзен әрләде. Беренче хис-тойгыларын шулай бушаткач, кинәт бик кадерле әйбере исенә төшкәндәй сискәнеп куйды. Зәнфирә белән сөйләшкәнен чыннан да күргән булса, Сакал аны минутында юк итәчәк бит!.. Ә болай, авылдашы, ахирәте, курсташы хәзер аның кайда икәнен белә. Ул кайту белән тиешле органнарга барысын да җиткерер, һәм тиздән Кәримәне эзләп табарлар”...
Китап алырга теләүчеләр редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) мөрәҗәгать итә ала. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50. Тиздән “Сөембикә”, “Ялкын”, “Сәхнә”, “Чаян” журналлары кайту да көтелә.
Реклама
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев