Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы редакциясендә газета-журналлар сатыла

Бу мәгълүмат татарча китаплар һәм газета-журналлар укырга яратучы баулылар өчен. “Баулы-информ” редакциясе татарча әдәби китаплар, газеталар һәм журналлар тәкъдим итә. Бәяләре кыйммәт түгел.

Редакциянең реклама бүлегенә мөрәҗәгать итеп, әле яңа гына табадан төшкән татарча газета-журналлар алырга була.

“Сөембикә” журналы – хатын-кызлар өчен татар телендә нәшер ителә торган бердәнбер әдәби-нәфис журнал. Редакциягә аның яңа саны кайтты. Ул әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тора. Журналда төрле, кызыклы темаларга язмалар урын алган. Алар шулкадәрле тәмле тел белән язылган: укыйсы гына килеп тора.

Редакциядә “Шәһри Казан.Язмыш газетасы да сатыла. Анда укучыларга тәкъдим ителгән төрле язмышлар турындагы язмалар беркемне дә битараф калдырмас.

“Сәхнә” журналы – татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын, театр, эстрада, сәнгать: аларның киләчәге һәм бүгенгесен, уңышлары һәм проблемаларын яктыртучы журнал.

Кышкы озын кичләрдә буш вакытыгызда татарча китаплар һәм газета-журналлар укырга теләсәгез, редакциянең реклама бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.

Реклама

16+

Фото: Гөлшат Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы #баулыинформ