Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районының Шалты авылында балалар бакчасы бар, балалар юк

Авылларда халык җыеннары дәвам итә. Шалты авылы җыелышы алдыннан алдыннан Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин авылның социаль объектларында һәм Нурлыевларның мини-фермасында булды.

Беренче булып җитәкчеләр җирле мәктәп эше белән танышып чыкты. Иркен, якты мәктәптә бүгенге көндә 26 укучы белем ала. Биредә укучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Ринат Хәмидуллин мәктәп хезмәткәрләренә балалар өчен шашка, шахмат кебек өстәл уеннары сатып алырга тәкъдим итте.

Шул ук бинада балалар бакчасы да урнашкан. Тик ул буш, эшләми, чөнки балалар бакчасына йөрергә бала юк.

Җирле фельшер-акушерлык пунктында күп еллар Гөлйөзем Канипова эшли. Аның сүзләренә караганда, быел авылда авыручылар, узган елдагыга караганда күбрәк. Бер кеше пневмониядән үлгән. Короновирус белән авыручылар булмаган. Фельдшерга авыл халкын короновирустан вакцина ясарга чакырырга киңәш иттеләр.

Почта бүлекчәсендә ике кеше эшли: хат ташучы һәм бүлек мөдире. Рәшидә Гыйльманова сүзләренә караганда, биредә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түли, пенсия ала. Авыл халкы газета-журналлар алдыра, кырыктан артык кеше «Хезмәткә дан» район газетасын татар телендә, бишесе рус телендә алдыра.

Авылда ике мәчет бар, шуларның берсе генә килүчеләрне кабул итә. Мәчеттә җылы, уңайлы, җомга намазына нигездә 10 кешедән артык кеше йөри.

Район җитәкчелеге Нурлыевларның мини-фермасында да булды. Хуҗалыкта унга якын мөгезле эре терлек, ат, сарыклар бар. Хуҗа Илнур Нурлыев сүзләренә караганда, күптән түгел 30 мең сумга токымлы бозау сатып алганнар.

Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев