Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районының педагогия хезмәте ветеранына 90 яшь тулды

Кызылъяр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Фәүзия Хикмәтулла кызы Хикмәтуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фәүзия апа тумышы белән Баулыдан, ул күп балалы гаиләдә 6нчы булып дөньяга килә. Шәһәрнең 1нче урта мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә педагогия техникумында белем ала. 1951 елда Кызылъяр егете Минзаһит белән гаилә корып җибәрә. Бер елдан уллары Наил дөньяга килә. Аңа өч яшь чагында гаилә башлыгын армиягә алалар. Ул анда өч ел хезмәт итеп кайта. Ә бу вакытта Фәүзия апа район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. Тормыш иптәше әйләнеп кайткач, Фәүзия апа Кызылъяр мәктәбенә эшкә керә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Башлангыч сыйныфлар укытучысы, мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли. Аның гомуми хезмәт стаж – 31 ел.

“Эшемне бик яраттым, балалар күңелемә бик якын булдылар. Коллективыбыз да яхшы иде, дус-тату эшләдек”, – дип искә ала ветеран укытучы Кызылъяр мәктәбендә эшләгән елларын.

Фәүзия апа тормыш иптәше белән 70 елга якын гомер итеп, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр, уллары Наил, Илшат, кызлары Сания гаиләләре белән Баулыда гомер итәләр. Инде үзләре әби-бабай. Кызганычка каршы, бер ел элек Минзаһит абый вафат булган.

“Тормыш иптәшем бик яхшы, киң күңелле, шаян, юмарт кеше булды. Гел шаян сүз белән сөйләшә иде, бик тату яшәдек. Мин артык борчылмый гына, тыныч күңел белән гомер иттем. Озын гомерле булуның сере, бәлки, шулдыр. Әле безнең нәселдә 90га җиткән кешеләр юк иде”, – ди ул.  

 “Мин әнине оҗмаһ кошына тиңлим. Ул бик булган һәм уңган кеше. Иртәнге сәгать 5тә аның пироглары пешкән, идәне чиста итеп юылган, – ди килене Айсылу ханым. – Аның бер вакытта да кеше сүзен сөйләп йөргәне булмады, ул кешене хөрмәт итә белә. Акыллы, төпле кеше безнең әни”.

Кешеләрне хөрмәтли белгән Фәүзия апа үзе дә хөрмәттә яши бүген.

“Бүгенге тормышымнан мин шулкадәрле канәгать: кунак сыенда яшим. 5 оныгым, 9 оныкчыгым бар. Балалар, гел килеп, тәрбияләп торалар, миннән бер эш тә эшләтмиләр. Аллаһы Тәгаләмә, балаларыма мең рәхмәт”, – ди юбиляр.

Фәүзия апаны күркәм гомер бәйрәме белән балалары, оныклары котлады.  Шулай ук аны Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, авыл ветераннар советы рәисе Сиринә Вәлиева һәм җирле мәктәп вәкиле Зилә Фәррахетдинова да тәбрик итте. Юбилярга ил президентының котлау открыткасын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Фәүзия апа, аларга рәхмәт укып, сәламәтлек теләп озатып калды.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев