Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә яңа җитәкче билгеләнде

Районның аграр тармагында җитәкче алышынды.

2020 елның 11 ае йомгаклары буенча Баулы районы авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре киңәшмәсе тәмамланганнан соң, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямовның эштән китү турында гариза язуын хәбәр итте.

Район башлыгы Фәрит Фатыйховичка намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм идарәнең яңа начальнигы итеп Альберт Талипов билгеләнүен хәбәр итте.

Белешмә

Альберт Талипов 1982 елның 3 маенда Татар Кандызы авылында туа. «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2002 елда Баулы шәһәренең Төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесендә башлый. Баулы районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнгәнче Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы районы бүлеге башлыгы, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе директоры булып эшләде. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Автор: Кадрия Гыймазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев