Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районының 90-еллыгы көнендә яңа гаилә туды

10 августта Баулы районы оешуга нәкъ 90 ел тулды. Даими рәвештә инфраструктурасы камилләшә барган, халык ялы һәм хезмәте өчен тиешле шартлар тудырылган, гаилә кыйммәтләрен саклау өчен күп көч куелган районда яшь гаиләләр туа. Һәм шундый гаиләләрнең берсе нәкъ менә шушы юбилей көнендә һәм ТАССРның 100 еллыгы елында барлыкка килде.

Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Г.Хәмидуллин Ринат белән Дания Хәсәншиннар гаиләсенә никах теркәү турындагы таныклыкны тапшырды. Моннан тыш, "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе, бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

Чыганак, фото: bavly.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X