Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында юллар төзекләндерелә

Быел Баулыда “Җирле әһәмияттәге юлларны, вак таш-ком катнашмасы җәеп, норматив хәлгә китерү” программасы буенча юлларны ремонтларга 20 миллион сум акча салынган булган. Агымдагы елда әлеге программа буенча авылларда һәм шәһәрдәге ике урамда җирле әһәмияттәге юллар ремонтланган.

 

Покров-Урыстамак, Алексеевка, Поповка, Кызылъяр, Татар Томбарлы һәм Исергәп авылларында җирле әһәмияттәге юлларны ремонтлау төгәлләнгән.

 

Шәһәрдә быел Фрунзе урамы һәм Ябык тыкрык юлларын ремонтлау планлаштырылган иде. Фрунзе урамының бер өлеше (урам башыннан Тукай урамына кадәр) төзекләндерелде, калган 300 метрын киләсе елда ремонтлау күздә тотыла.

 

Узган атнада шәһәрнең түбәнге өлешендәге Ябык тыкрык юлын ремонтлый башладылар. Төзекләндерү эшләрен “Татнефтедор” башкара.

“Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе, Ябык тыкрыкта булып, анда яшәүчеләр белән аралашты. Юлсызлык проблемасы аларның үзәгенә үткән булган.

 

– Безнең юлга узган атнада вак таш җәя башладылар. Көтеп ала алмабыз дип уйлаган идек инде, – ди Гөлназ Хәлфетдинова. – Ике балам бар, өлкәнрәге беренче мәктәптә укый, кечесен “Колокольчик” балалар бакчасына йөртәм. Ничә ел пычрак ерып йөрибез. Үзем дә, балалар да арыды инде.

 

Биредәге кешеләр өч ел элек, юлны ремонтлауны үтенеп, “Халык контроле”нә мөрәҗәгать иткәннәр. Юлга 2018 елның көзендә вак таш җәеләчәге турында җавап алганнар.

–Безнең урамда да бәйрәм хәзер! – ди яшь ана Гөлнара. – Былтыр көзен бала тапкач, аның белән кышка кадәр урамга чыга алмадык, яз көне дә өйдә утырдык. Поликлиникага барганда, күпме интектем, сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Такси, урам исемен ишетүгә, килүдән баш тарта иде. Хәзер хәлләр җиңеләер, дип уйлыйм.

 

Әңгәмәбезгә пенсионер Рузалия апа кушыла.

– Без, ярый, өйдә утырабыз. Балалар кызганыч, мәктәпкә пычрак ерып йөриләр. Алар барып җиткәнче, чалбарлары, колготкилары пычранып бетә иде. Җитәкчеләрнең, ниһаять, Ябык тыкрыкта да кешеләр яшәвен искә төшерүләренә бик сөенәбез.

 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафаэль Шәймәрданов сүзләренә караганда, ремонт эшләре технология буенча алып барыла. Туфракның өске 30 сантиметр капламы алына, аңа гравий-ком катнашмасы салына, аның өстенә – вак таш-ком катнашмасы. Киләсе атнада ремонт эшләре тулысынча төгәлләнәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев