Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында яфрак азык әзерлиләр

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. Предприятиеләр һәм бюджет оешмалары катнашында яфрак азык та хәзерләнә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 16 июньгә һәр шартлы баш терлеккә 14,9 центнер азык берәмлеге тупланган. Хуҗалыклар 14,8 тонна печән һәм 18,5 тонна сенаж әзерләгәннәр. “Миңнуллин” һәм “Берлек” хуҗалыклары сенаж әзерләүдә лидерлар. “Миңнуллин” хуҗалыгы аны 4700 тонна, ә “Берлек” – 4786 тонна туплаган. “Кызылъяр” хуҗалыгы да сенаж әзерләү буенча планын үтәгән. Анда әлеге төр азык 3000 тонна әзерләнгән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин әйтүенчә, район предприятиеләре һәм бюджет оешмалары авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм йөзеннән яфрак азык хәзерләүгә керешкәннәр.

– Яфрак азык төрле витаминнар чыганагы, – дип сөйли Наил Галиуллин. – Быел аны кечкенә генә мунча себеркесе формасында җыярга уйладык. Өч айлык бер бозауны кышлату өчен 50 шундый “себерке” кирәк. Күп кенә предприятиеләр яфрак азык әзерләү буенча үзләренең планнарын үтәделәр дә инде. Яфрак азык хәзерләүдә нигездә авыл җирлекләрендәге бюджет оешмалары актив катнашкан. Мәсьәлән, Потап Томбарлы җирлеге башкарма комитеты, шул исәптән мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары да, “Хаҗиев” хуҗалыгы өчен ике тонна яфрак азык әзерләгәннәр. Татар Кандызында “Исламгалиев” хуҗалыгы өчен 120 “себерке” (0,6 тонна) җыйганнар. Александровка һәм Кырымсарай авылларында “Игенче” җәмгыяте өчен 100 “себерке” бәйләнгән. “Райсервис” оешмасы коллективы “Бәкер” хуҗалыгы өчен 225 “себерке” (1,1 тонна) җыеп биргән. “Милосердие” комплекслы үзәге хезмәткәрләре “Бәкер” хуҗалыгына 900 “себерке” (3 тонна) әзерләгән. Яфрак азык “себеркеләре” өчен нигездә имән, юкә, тал, өрәңге кебек киң яфраклы агачлар файдаланыла. Моның өчен иң кулай ай июль санала. Әле менә нәкъ шул чор – яфраклар витаминнарга иң бай вакыт.

Районда яфрак азык әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, быел барлыгы 47675 “себерке” бәйләнергә тиеш. Бүгенге көнгә өч мең чамасы (11,8 тонна) себерке әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев