Баулы районында яңа ФАП төзеләчәк
2021 елда Татар Томбарлысы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.
Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов “баулы-информ”га сөйләгәнчә, хәзерге вакытта ФАП Яшьләр урамындагы аерым кирпеч бинада урнашкан. Элек анда балалар бакчасы булган, соңрак бу бина фельдшер-акушерлык пункты итеп үзгәртелгән.
“Әлеге ФАП бинасы иске инде, әмма торышы канәгатьләнерлек, – ди җирлек башлыгы. – Анда фельдшер Динара Арсланова эшли”.
Динара Арсланова сүзләренә караганда, бүгенге көндә ФАП Татар Томбарлысы авылында яшәүчеләргә – барлыгы 555 кешегә – хезмәт күрсәтә.
Ләйсән Галимова
Фото: Динара Арсланова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев