Баулы районында уҗым культуралары зыян күргән
Безнең төшерү төркеме, авыл хуҗалыгының үсемлекчелек тармагы белгечләре белән бергә, “Берлек” хуҗалыгының басуларында булып кайтты. Биредә бодай басуына зыян килгән.
Яз башыннан булган җылы көннәрдә уҗым культуралары матур гына күтәрелеп китте. Тик төнлә һава температурасы кинәт төшеп, уҗымнар эштән чыккан. Былтыр көздән дә дымга туенмаган уҗым культуралары язгы салкыннарга бирешкән.
– Технологик яктан карасаң, үсентедә бернинди технологик бозым юк, – ди “Россельхоцентр» филиалының Баулы районы бүлеге начальнигы Әнвәр Фәттахов. – Орлык тиешле агу белән агуланган. 4-5 сантиметр тирәнлеккә чәчелгән. Төп сәбәбе – көзге корылык. Аз гына тишелеп чыккач та корылык башланды. Бу үсентеләр көздән кипкән.
“Берлек” хуҗалыгы агрономы Мөхәммәт Моратхуҗин сүзләренә караганда, көздән хуҗалыкта 900 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Шуның 500ен –арыш һәм 400ен көзге бодай тәшкил итә.
– Бүгенге көндә уртача 204 гектарда гына уҗым канәгатьләнерлек хәлдә, – ди агроном. – Хәзер инде зыян күргән уҗымнар урынына бүтән язгы культуралар чәчәсе кала. Бу хуҗалыкка өстәмә эш тудырды.
Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство- маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренчә, районда арыш, бодай белән арыш катнашында барлыкка китерелгән Тритикале культуралары игелеп килә. Тритикалены “Бәкер”хуҗалыгы уңышлы гына иккән. Тулаем алганда уҗым культуралары сигез мең гектардан артып киткән булган.
– Уҗымнар яхшы гына кышлап чыкты дип уйлаган идек, – ди Наил Галиуллин. – Соңгы тикшеренүләр киресен күрсәтте. Безнең үсемлекләрдә шикәр концентрациясе яз көне бик нык кими, күзәнәкләр эчендә су туңып, бозга әйләнеп, үсемлекне боза. Шуңа да үсемлекләрнең яфрак очлары караеп киткән. Көзен коры булу сәбәпле, үсемлекләр көчәеп, тамырланып китә алмый калдылар. Ике-өч тармак урынына аларның тармаклары да берәү генә. Шуңа да аларга бу салкыннар, ә салкыннар төннәрен 18 градуска кадәр җиткән чаклары да булды, нык тискәре тәэсир итте, үсемлекләр өчен үлемгә хөкем булды.
Үсемлекчелек бүлеге белгечләре алдагы көннәрдә барлык хуҗалыклар басуларын тикшереп, карап чыгып, авыл хуҗалыгы министлыгына мәгълүмат җибәреп торачаклар. Эшләр болай барса, гадәттән тыш хәл игълан итүләре дә ихтимал.
Дөнья булгач төрле хәлләр була, иртә яздан җәйрәп яткан ямь-яшел уҗым басуларын күрү генә күңелле шул.
Айгөл Хөсәенова фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев