Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында урак ахырына якынлаша

Бүгенге көндә районда бөртекле культуралар 25618 гектардан җыеп алынган. Бу барлык мәйданның 91 процентын тәшкил итә. Район буенча 28221 тонна ашлык суктырылган.

“Баулы-информ” хәбәрчесе “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булып кайтты. Биредә эш кайный. 80 гектарда язгы бодай чәчелгән, аны өч комбайн суктыра.

“Безнең хуҗалыкта 8000 гектар чәчүлек җире бар. Бугенге көндә урып-җыюны төгәлләп киләбез, соңгы гектарлар калып бара. Аннан 500 гектарда карабодай бар. Аны бүген-иртәгә чабып бетерәбез, бер атнадан ул өлгерә. Шуның белән уракны тәмамлыйбыз, – дип сөйләде безгә “Исламгалиевлар” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев. – 30 ел фермер булып эшләү дәверемдә мондый елның булганы юк иде әле. Уңыш мактанырлык түгел, гектардан 10-11 центнер чыга. Әле без язгы бодай чәчелгән кырда. Монда барысы да эшләнгән, ашлама дә кертелгән. Без аны һәр гектарга йогынты ясаучы матдәсе  70 килограмм исәбеннән кертәбез, алдынгы ысуллар кулланып эшлибез. Җәй буе яңгыр булмау сәбәпле, без бу кырга ике-өч тапкыр сыек ашлама керттек. Әгәр боларны эшләмәсәк, монда уңышны биш-алты центнердан да артык җыеп булмас иде. Әлбәттә, ашлыкка бәяләр күтәрелде. Бер яктан бу шатлыклы да, икенче яктан халыкка кыйммәт бәядән ашлык тәкъдим итү кыен. Быел фермерларга хөкүмәттән ярдәм күрсәтелмәсә, бик авыр булачак. Бигрәк тә вак хуҗалыкларга. Чөнки кайберләре орлыкка да ашлык җыя алмады. Без үзебезнең хуҗалыкны терлек азыгы белән тәэмин итттек. Безнең 750 баш мөгезле эре терлек бар. Әлеге вакытта вак хуҗалыкларга салам белән ярдәм итәбез. Булдыра алганча, булышырга тырышабыз. Әлбәттә, халык теләгән хәтле эшли алмыйбыз, шулай да алар сораганның 70-80 процентын эшли алабыз. Быел пайларны бөтен күләмдә дә бирәчәкбез”.

Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов сүзләренә караганда, “Николашкино”, “Бәкер”, “Мөхәмәтшина” хуҗалыклары бөртекле культураларны урып-җыюны тулысынча тәмамлаган. “Кызылъяр”, “Миннуллин”, “Исламгалиевлар” хуҗалыкларында да  урак ахырына якынлаша.

“Уңыш бик аз, гектарыннан 11 центнер чыга. Бер үк вакытта җирне эшкәртү эшләре бара, әлегә 11 мең гектарга якын җир эшкәртелгән, бу планның 30 проценты. Шулай ук терлек азыгы әзерләү дәвам итә”, – дип хәбәр итте Альберт Талипов.

 

Ләйсән Галимова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев