Баулы районында укытучы булып эшләргә теләүчеләр күп түгел
Бүгенге көндә Баулы районында 409 укытучы бар. Шуларның 66 сы – мәктәп администрациясендә эшли, 343е – укытучылар.
Укытучылар арасында 30 яшь укытучы булса, 35е – пенсия яшенә җиткән. Быел мәгариф бүлегенә эш эзләп мөрәҗәгать итүче яшь белгечләр булмаган. Бүгенге көндә сигез кеше максатчан юнәлеш буенча белем ала. Аларның икесе – беренче курста, берәр кеше – бишенче һәм дүртенче курсларда, дүрт кеше өченче курста белем ала. Быел максатчан юнәлеш буенча белем алуга физика-математика, инглиз теле, математика-ИКТ фәннәре буенча укырга теләк белдерүче укучылар мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев