Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында тугызынчы ФАП ачылды

Баулы районының Кызылъяр авылында Татарстан халкына беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру республика программасы кысаларында сафка бастырылган модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы булды. Моңа кадәр районда модульле сигез ФАП төзелде. Быел Алексеевка авылында да медпункт төзү планлаштырыла.

Кызылъярда ФАП төзүгә республика бюджетыннан – 3,5 миллион сумнан артык, авыл җирлеге бюджетыннан 300 мең сумга якын акча бирелгән. 80 квадрат метрдан артыграк мәйданлы яңа медпунктта хезмәткәрләр һәм пациентлар өчен барлык шартлар да бар. ФАП заманча җиһазланган, биредә фельдшер да, табиблар да кабул итә ала. Янгын куркынычсызлыгы нормаларын үтәү өчен, бина янгын сүндергеч, янгын-сак сигнализациясе, видеокүзәтү белән җиһазланган.

Кызылъяр фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Хәмзина безне  яңа эш шартлары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, медпункт 1300гә якын кешегә хезмәт күрсәтә, аларның 380е – 18 яшькәчә балалар.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына авыл халкы җыелды. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин аларның сөенчеләрен уртаклашты, сөенечле вакыйга белән тәбрик итте.

Бирегә бары профилактика максатыннан гына килергә язсын сезгә, – дип мөрәҗәгать итте ул авыл халкына.

Кызылъярлар исеменнән пенсионер Рәшит Мөҗипов чыгыш ясады. Ул яңа медпункт ачылу авыл халкына чын мәгънәсендә бүләк булуын әйтте, аның авыл үзәгендә сафка бастырылуы, җылы һәм уңайлы булуы аеруча сөендерә, диде. Шулай ук ул,  фельдшерларны мактап, аларның эшеннән канәгать булуын белдерде.

ФАП ачу тантанасыннан соң, Рамил Гатиятуллин, авыл халкы һәм кунаклар яңа медпунктны карарга эчкә уздылар, андагы уңайлы шартларны күреп сокландылар, сөенделәр.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА фотосурәтләре

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев