Баулы районында терлекләрнең баш санын арттырганнар
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының ун айлык эшенә нәтиҗә ясалган. Баулы районы терлекләрнең баш санын арттыру буенча лидерлар унлыгына кергән.
Агымдагы елның ун аенда терлекләрнең баш санын арттыру буенча алдынгы районнар – Мамадыш, Балтач, Саба, Әтнә, Балык Бистәсе, Кукмара, Чүпрәле, Баулы һәм Тәтеш районнары.
Баулы районында терлекләрнең баш санын узган елның ун ае белән чагыштырганда 298гә арттыруга ирешелгән. Мәсәлән, “Миңнуллин” хуҗалыгында – 143 башка, “Кызылъяр”да – 42гә, “Берлек”тә 33 башка арткан.
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев