Баулы районында терлекләрнең баш саны арта
Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча, районда сөт һәм ит җитештерү артуы күзәтелә.
Ел башыннан районда 10670 тонна сөт савып алынган, 1072 тонна ит җитештерелгән. Узган ел белән чагыштырганда, сөт җитештерү – дүрт процентка, ит җитештерү бер процентка арткан. Ел башыннан мөгезле эре терлек саны 411 башка арткан.
Фото Л.Галимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев