Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында тагын янгын булган

Узган төндә Потап-Томбарлы авылында шәхси йорт янган. Бәхеткә, анда яшәүчеләр, янгын башлангач, урамга чыга алганнар.

Ун ел чамасы элек борыстан төзелгән йортта өч баласы белән Алина Савельева яшәгән, ике бала – мәктәп яшендә. Гаилә бу төндә йорт-җирсез калган, киемнәре дә, документлары да йорт белән бергә янган.

“Кичке сәгать сигезләрдә улым Евгений белән йокларга яттык. Иртәрәк ятыйк әле, иртүк биштә эшкә торасы бар (мәктәптә пешекче булып эшлим), дип уйладым. Телевизорны сүндердем, суыткыч кына эшләп калды. Ишекне яптым да, яттым. Йоклар алдыннан, әтиләренә кунарга киткән балаларыма ватсап аша хәерле төннәр теләдем, – дип сөйләде “Баулы-информ”га хуҗабикә Алина Савельева. – Ниндидер тавышка уянып киттем, башта нәрсә булганын аңламый да тордым. Бүлмәдән чыккач, коридорны тулысынча ут ялмап алуын күрдем. Тиз генә улымны уяттым да, чалбарны эләктереп алдым да тәрәзәдән яланаяк килеш карга сикердек. Аннары күршеләр галош бирделәр. Аннары булган хәлләрне хәтерләмим дә, төштәге кебек. Әлегә туганнарыбызда яшибез”.

 Йорт иминиятләштерелмәгән булган.

“Иминиятләштерергә уйлаган идем, кул җитми йөрдем, Хәзер менә бер төндә бернәрсәсез калдык, дошманыңа да теләмәссең,” – ди Алина Савельева.

Йортны торгызырлык түгел. Бар бүлмәләр: зал, ике йокы бүлмәсе, кухня, коридор тулысынча янган. Бөтен көнкүреш техникасы да янган.

Янгын булган җирдә Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова белән очраштык, ул узган төндә дә биредә булган.

“Янгын турында кичке сәгать 11ләр тирәсендә хәбәр иттеләр, мин шунда ук бирегә килдем. Янгын сүндерү частена, безнең янгын сүндерү дружинасына шалтыратканчы, берникадәр вакыт үтте, – ди Светлана Козлова. – Янгын сүндерүчеләр тиз килде, тик ут бөтен йортны ялмап алган иде инде, шуңа күрә бернәрсәне дә коткарып булмады. Алинаның тавышны ишетеп торуы гына аларны үлемнән саклап калган”.

Берничә йорт аша гына яшәүче Геннадий Кириллов белән аралаштык.

“Сәгать 11нче яртыларда мине улым уятты, күршеләрнең өе яна, диде. Без шунда ук аларга йөгердек. Түбә яна иде инде, Газ краны ябылмавына игътибар иттем. Тиз генеә аны ябып куйдым. Мин пенсиягә чыкканчы газ хезмәтендә эшләдем, шуңа күрә моңа игътибар иттем. 10-15 минуттан янгын сүндерүчеләр килде. Янгын көчле иде, ярый әле җил булмады. Янгынны сүндергәндә, сәгать өченче киткән иде инде. Бүген төнлә безнең урамда беркем дә йокламады, гидрант белән су суырттык”.

Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән дознавателе Илдар Мохтасаров янгынның башлангыч сәбәбен әйтте.

“Башлангыч сәбәп – электр челтәренең авария режимы. Кыска ялганыш яки зур күчмә каршылык булган. Әле тикшерү бара, – дип сөйләде ул”.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев