Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында сыерларның кәефен экраннан гына күзәтәләр

Терлекчелектә заман технологияләрен кулланып, унай нәтиҗәләргә ирешергә була. “Берлек” хужалыгында “Терлекчелекне цифралаштыру” программасы гамәлгә кертелгән.

Бүгенге көндә “Берлек” хуҗалыгында 1800 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 425 савым сыеры. Районыбызда алдынгылардан булган хуҗалыкта бар эштә көйле бара. Биредә күптән түгел генә терлекчелекне цифралаштыру  система куллана башлаганнар.

Ветеринария табибы Миләүшә Гыймаева сөйләвенчә, яңа технология буенча эшләү күпкә уңайлырак. Биредә һәр терлек контрольдә тотыла. Көтүне яңарту технологы, ветеринария табибы, зоотехник биргән бар мәгълүмат та программага кертелеп барыла. Биредә протоколлар буенча эшлиләр. Әлеге программага көтү яңартуның берничә схемасы кертелгән.

– Программа күптән түгел генә урнаштырылды, – ди Миләүшә Гыймаева. – Көтү яңарту буенча мәгълүматларны кертеп барабыз. Программа фермадагы бөтен терлекне күзәтеп тору мөмкинлеген бирә. Дүшәмбедән шимбә, якшәмбегә кадәр кайсы терлеккә нинди дәвалау чаралары кирәк икәнлеген, кайсына орлыкландырырга вакыт җиткәне барысы да компьютер экранында күренеп тора. Барлык отчётларны чыгарып була. Бу программа белән безнең эшебез күпкә җиңеләйде.

Хәзерге вакытта республикада 43 хуҗалыкта әлеге пилот проектын кулланалар, алар терлекчелек тармагын цифралаштыру пионерлары.

– Цифрлаштыру производствода кеше факторына бәйлелекне киметү мөмкинлеген бирә, –  ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов.Бу программа бозаулар туудан башлап, терлекләрне төрле технологияләр кулланып ашатуга кадәр бөтен производство циклын көйләү мөмкинлеген бирә. “Берлек” җәмгыятендә цифрлаштыруның иң алдынгы технологияләре кулланыла, тукландыру, көтү белән идарә итү программалары урнаштырылган. Нәтиҗәсе дә күренә: бу хуҗалыкта бер сыердан савылган сөт күрсәткече районда иң югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев